ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров Татарстан Йөзү федерациясенең яңа президенты булды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Бүген Су спорты төрләре сараенда Татарстан Йөзү федерациясенең хисап-сайланма конференциясе булды, аның барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров иҗтимагый оешманың яңа президенты итеп сайланды. Моңарчы әлеге вазыйфаны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев биләгән иде.

Дүшәмбе, 28 май көнне, Равил Кузюров җитәкче сыйфатында Йөзү федерациясенең беренче киңәшмәсен уздырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International