Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров көллиятнең мөгаллимнәр коллективын һәм студентларны яңа директор – Р.Ф. Фәхраҗиев белән таныштырды. Бу вазыйфага кадәр Рим Фазыл улы Кукмара районының Лубян авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән иде.
Көллиятнең элеккеге директоры А.М. Данилов яңа эш урынына күчүгә бәйле рәвештә вазыйфасыннан азат ителде. Киңәшмәдән соң яңа билгеләнгән директор Р.Ф. Фәхраҗиев көллият коллективы белән планерка уздырды, биредә үзенең урынбасарлары белән агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алышты һәм киләчәк перспектива өчен планнар билгеләде.