"Әлмәт урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, "Альметьевнефть" НГТИ хезмәткәрләре белән берлектә, республиканың "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясендә катнашты. Миңнебай кишәрлеге урманчылыгының 168 кварталында территория каты көнкүреш калдыкларыннан һәм төзелеш чүпләреннән арындырылды. Бу урындагы санкцияләнмәгән чүплекләр тулысынча тәртипкә китерелде, 12 куб. м. күләмендә калдыклар каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды. "Әлеге акциядә катнашып, без урманнардагы санитар-экологик торышны яхшыртабыз, моны аңлавы – күңелле", – дип билгеләде урманчылар.