Зәй районында элеккеге чүплек урынында агачлар утыртылды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Зәй районының Якты күл авыл җирлегендә элеккеге чүплек полигоны территориясендә агачлар утыртылды. "Зәй урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре 4 гектардан артык җирне яшелләндерде. Элеккеге каты көнкүреш калдыклары полигоны Зәй шәһәреннән 15 чакрымда урнашкан. Әлеге чаралар экологик торышны яхшырту һәм рекультивация эшләре уздыру максатларында гамәлгә ашырыла. Бүген биредә ябык тамыр системасы белән Европа чыршысы һәм Себер карагачы утыртылды. Билгеләп узарга кирәк, әлеге территориядә әзерлек эшләре уздырылды, асылда грунт кертелде. Утырту материалы сыйфатында ябык тамыр системасы белән җитештерелгән үсентеләр кулланылды, чөнки аларны барча вегетация чорында утыртырга ярый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International