"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Ләйсән Хәйруллина "Росинка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Урман дәресе" уздырды. Бүген балалар янгын чыгу куркынычы янаган чорда урманда үзеңне ничек тотарга, агачны ничек утыртырга кирәклеге турында, шулай ук мәктәп урманчылыклары турында белде. Дәрес барышында балаларда экологик үзаң формалаштыруга нигезләнгән программалар белән тәрбиячеләр чыгышы каралды. Шулай ук мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигать саклау тематикасына җырлар, шигырьләр һәм кыска театральләштерелгән чыгышлар ясады. Сүз уңаеннан, Авиатөзелеш районының Кадыш поселогында урнашкан 22 номерлы "Росинка" балалар бакчасы экологик һәм табигать саклау тематикасына юнәлеш алган. Балаларда кече яшьтән үк әйләнә-тирә мохиткә һәм урман ресурсларына сакчыл караш тәрбиялиләр.