Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 120 агач утыртылды

2018 елның 1 июне, җомга

“Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә Әгерҗенең яңа Балалар иҗаты үзәге бинасы территориясен яшелләндерүдә катнашты. Акцияне Халыкара балаларны яклау көненә багышладылар. Чара барышында территория чүп-чардан арындырылды, коры-сарыдан җыештырылды һәм агачлар киселде. Урманчылар ярдәме белән полигонга 15 кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылды. Билгеләп узарга кирәк, әлеге урын чүп-чар белән нык чүпләнгән иде. Шулай ук акция кысаларында урманчылык хезмәткәрләре 120 яңа агач утыртты. “Һәр кеше яхшы гамәлләр кылырга тиеш, бүген без шәһәрне яшелләндерүдә катнаштык һәм балаларга матур агачлар арасында, чиста территориядә булу шатлыгын бүләк иттек”, – дип билгеләде урманчылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International