ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Тынычлык бистәсендә чүп җыюга багышланган квестта катнашты

2018 елның 2 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, “Без – үзебез кылганның нәтиҗәсе” (“Мы то, что мы делаем”) иҗтимагый оешмасы һәм “Дөнья чишмәләре” хәйриячелек фонды вәкилләре Тынычлык бистәсендә булып узган, чүп-чар җыюга багышланган квестта катнашты. Бу – өмәнең яңа форматы, биредә командалар урманны тизлеккә чүптән арындыра. Һәр җыелган чүп капчыгы өчен актиситларга баллар бирелде, җиңүчеләрне кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр. Квестта катнашучыларга ди-джейның дәртләндергеч музыкасы астында рус халык уеннары белән көч биреп тордылар. Шулай ук чара азагында анда катнашкан һәркем кыр ашханәсеннән авыз итә алды. Урманчылар бу чарага үзләреннән өлеш кертте, алар чүп җыюда актив катнашты һәм үз мисалында табигатькә ничек итеп сакчыл карарга кирәклеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International