Нурлат ш. М.Е.Сергеев исемендәге гимназиянең мәктәп урманчылыгындагы 6 сыйныф укучылары ел саен сыерчык оялары һәм кош җимлекләре әзерли һәм элеп куя. Күптән түгел технология укытучысы, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Гаязов Фәнзил Талиб улы рәислегендә балалар яңалык үзләштергән, технология дәресләрендә агач шахматлар ясаган һәм "Нурлат урманчылыгы" ДКУ музеена тапшырган, әлеге шахматлар 32 фигурадан торучы гадәти шахмат җыелмасының зурайтылган рәвешен тәшкил итә.
"Шахматларны без токарьлык станогында эшлибез, аны Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев бирде, балалар мондый дәресләрне бик ярата, аскы өлешен станокта кисәбез, ә ат кебек катлаулы фигураларның өске өлешен лобзик ярдәмендә камиллеккә якынайтабыз", – дип сөйли Фәниз Гаязов.
Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә балалар урман хуҗалыгы эшләрен башкаруда да актив катнаша: урман культураларын карый һәм питомникта чәчүлек эшендә булыша, шулай ук төп урман хуҗалыгы дисциплиналары, биология һәм башка төрле табигый фәннәр буенча өстәмә белемнәр ала. "Нурлат урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Галиев Минсәлим улы төрле яклап ярдәм күрсәтә һәм мәктәп урманчылыгының функциональ тормышында, эшчәнлегендә булыша.