Башкортстан урманчылары делегациясе Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәген карады

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Эшлекле сәфәр кысаларында Башкортстан Республикасы урманчылары Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару эше белән танышты, асылда, Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында ябык тамыр системасы белән утырту материалын үстерү, Саба урман хуҗалыгының агач эшкәртү комбинатында агач материалын тирәнтен эшкәртү эшен, шулай ук дендрологик бакчаны карады. Ахырдан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов белән берлектә истәлекле урман культураларын утыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International