Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгы ветераны Евгений Александрович Гуськовны юбилее белән тәбрик итте. 1986 елдан башлап 2001 елга кадәр Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының министр-баш урманчы урынбасары вазыйфасын биләгән Татарстан Республикасының атказанган урманчысына 25 июньдә 80 яшь тулды.
Үзенең котлавында Равил Кузюров өлкән буынны – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында күп еллар дәвамында эшләгән һәм урман тармагын үстерү өчен күп көч һәм тырышлык күрсәткәннәрне хөрмәтләүнең һәм искә алуның әһәмиятле булуын билгеләп узды.
"Сез зур хезмәт юлын үттегез, шул вакыт эчендә Сез үзегезне урман хуҗалыгының новаторы буларак күрсәттегез һәм республиканың урман тармагын үстерүгә зур өлеш керттегез, без Сезгә шуның өчен бик рәхмәтле! Әлеге бәйрәм көнендә чын күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел җылысы һәм тынычлык, иң изге һәм якты теләкләрне телибез!"
Хәзерге вакытта Евгений Александрович Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның рәисе булып тора. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, Евгений Александрович рухы белән көр, актив яшәү рәвеше алып бара, урман тармагы белгечләре арасында абруе да, хөрмәте дә зур.
Евгений Гуськов – урманчылар нәселеннән, Лубян урман техникумын тәмамлаган, укуын тәмамлагач Омскиның урман хуҗалыгы идарәсенә юлланган. Себердә ул 7 ел буе киң куллану товарлары цехы мастеры була, урманчы ярдәмчесе һәм урманчы булып эшли. 1963 елда Евгений Гуськов Татарстанга әйләнеп кайта, биредә Шәһәр яны урман хуҗалыгына урнаша. Биредә ул урман культуралары мастеры булып эшли башлый, соңыннан киң куллану товарлары цехы башлыгы итеп билгеләнә, ә 1967 елдан башлап 1972 елга кадәр – югары белем алганнан соң – урман культуралары инженеры була. 1972 елның июнендә Евгений Гуськов урман хуҗалыгының баш урман белгече вазыйфасына күчерелә. 1986 елның августыннан Евгений Александрович министр – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының баш урманчысы урынбасары булып билгеләнә.