"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең язгы этабына йомгак ясалды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә йомгак ясадылар.  Ике ай дәвамында республикада яшәүче 9.5 меңнән артык кеше урманнарны санитар чистартуда актив катнашты.  Акция барышында автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трасса буйлары җыештырылды. 2410 м3 күләмендә каты көнкүреш калдыгы, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды һәм чыгарылды.

Республиканың традицион "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңайлы санитар-экологик торыш булдыру максатларында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.04.2018 № 859-р күрсәтмәсе нигезендә уздырыла.

Акциягә дәүләт граждан хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, суд органнары хезмәткәрләре, укытучылар һәм белем бирү йортлары студентлары теләктәшлек күрсәтте. Җирле халык һәм экологик иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары актив катнашты.

Шулай ук акция кысаларында урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында урнашкан 432 артык мәгълүмат тактасы, аншлаг, ял чатырлары төзекләндерелде һәм 25 чишмә тәртипкә китерелде. "Татарстанның чиста урманнары" акциясе барышында гражданнар ялы өчен иминлекле һәм эстетик шартлар тудырылды. Акциянең язгы этабы 2018 елның 15 сентябреннән 15 ноябренә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International