Җәйге чорда Татарстан урманнарындагы янгын куркынычсызлыгы бүген "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясенең төп темасы булды. Башкарылган эшләр турында Татарстан Республикасы "Урман-янгын үзәге" ДБУ башлыгы Айрат Әхмәров һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев сөйләде.
Һава торышына бәйле рәвештә урманнарда янгын чыгу куркынычының өченче, бик югары классы саклана. Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә, халыкка урманнарга сәяхәт кылганда һәм урманнарга якын территорияләрдә булганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куркынычка дучар итмәс өчен, учак ягу тыела.
Хәзерге вакытта республика территориясендә 23 янгын-химия станциясе эшли, шуларның 18е –II типлы ЯХС һәм 5се – III типлы ЯХС. Урманнарны янгыннардан саклау буенча махсуслаштырылган учреждение – "Урман-янгын үзәге" ДБУ составына гамәлдәге III типлы ЯХС һәм тәүлек әйләнәсе эшли торган региональ диспетчер идарәсе пункты керә.
2018 елга Татарстан Республикасы территориясендә Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы нигезендә урман-янгын формированиеләренең саны 343 кеше, 310 берәмлек техника тәшкил итә.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары раслаган Урманнарда янгыннарны сүндерү планнары нигезендә "Урманчылык" дәүләт казна учреждениеләре каршында 1000 тирәсе кеше исәбендә 203 ирекле янгын дружинасы төзелде.
Республикада яшәүче һәркем янып китүнең барлык фактлары турында урман сагының түләүсез турыдан-туры номерына хәбәр итә ала: тел. 88001009400.
Урманнарны авиация ярдәмендә күзәтүнең 3 маршруты расланды. Татартан Республикасы урман фонды җирләрендә янгын чыгу куркынычын мониторинглау авиация ысулы белән 1225,8 мең гектар мәйданда һәм җир өслеге буенча 10,6 мең гектарда гамәлгә ашырыла.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу кисәтү алуга яисә гражданнарга 1 мең 500 сумнан 3 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр; юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә.
Оператив башкарылган эш нәтиҗәсендә 7 ел дәвамында Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгуга юл куелмады!