Дәүләт урман инспекторлары мәктәп урманчылыклары һәм ТР ГХМ хезмәткәрләре белән берлектә урманнарны тикшерә

2018 елның 13 июле, җомга

Татарстан территориясендә барлыкка килгән уртача һәм югары дәрәҗәле янгын чыгу куркынычына бәйле рәвештә дәүләт урман инспекторлары урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре үтәлүен тәэмин итү максатында урман кишәрлекләрен күзәтеп тора. Асылда, "Алабуга урманчылыгы" ДКУ учреждениесендә патрульлек эше мәктәп урманчылыгында укучы яшь урманчылар белән бергә уздырыла. Шул рәвешле, балалар табигатькә карата сакчыл карарга һәм янгын куркынычы янаган чорда урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнә. Һәр атна саен Татарстанда урман хезмәткәрләре 600 артык урман территориясен карый. Дәүләт урман инспекторлары райондагы ТР ГХМ хезмәткәрләре белән уртак рейдларга да чыга. Алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының урманнарда халыкның булуын һәм урман территорияләренә транспорт чаралары кертүне чикләү турындагы күрсәтмәсен үтәү кысаларында урман территорияләрен тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International