Татарстан Республикасыннан урманчылар делегациясе – Германиядә

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы урманчылары делегациясе Германиядә уза торган Халыкара күргәзмәдә һәм "INTERFORST-2018" конференциясе эшендә катнаша. Визит кысаларында алман галимнәре белән очрашу оештырылды, анда Дрезден ш. Техник университеты профессоры Альбрехт Бемман, Вайнштефандагы (Германия) урман институты профессоры һәм вице-президенты Вольф Дитер Роммель, "Бавариянең урман сәнәгате кластеры" генераль директоры Юрген Бауэр, Фрайзинг шәһәре (Германия) урманнары милекчеләре берлегенең (Германия) беренче рәисе Сепп Денк һәм Дрезден ш. Техник университеты докторы Анна Моосман катнашты. Очрашу барышында Вайнштефандагы (Германия) урман институты кампусы буйлап экскурсия оештырылды. Татарстаннан урманчылар делегациясе Фрайзинг шәһәре (Германия) урманнары милекчеләре берлегенең (Германия) беренче рәисе озатуында шәхси урманны карады. Соңыннан министр Вайнштефандагы урман институтының вице-президенты белән мөмкин булган уртак фәнни-тикшеренү эшләренә кагылышлы темалар турында сөйләште.

Татарстан Республикасы урманчыларының Германиядә булу программасы 19 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International