Яшь урманчылар Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының Икенче слетына әзерләнә

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

29 июльдән 31енә кадәр Кукмара районының Лубян авылындагы "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының Икенче слеты узачак. Әлеге слет кысаларында республиканың мәктәп урманчылыкларыннан 200дән артык вәкил катнашыр дип көтелә. Балаларга урман һәм андагы тереклек ияләре турындагы белемнәрен күрсәтү белән берлектә, командада эшли белү, урманда юнәлеш алу, каршылыкларны җиңә белү күнекмәләрен һәм урман таксациясе буенча сәләтләрен күрсәтергә туры киләчәк. Хәзерге вакытта Татарстан урманчылыкларында катнашучыларны актив рәвештә урман ярышларына әзерләү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International