Томск өлкәсеннән урманчылар делегациясе Татарстан Республикасында эш визиты белән

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Михаил Малькевич җитәкчелегендә Томск өлкәсе делегациясе белән очрашты. Чарада шулай ук Томск өлкәсе департаменты хезмәткәрләре һәм урман хуҗалыклары директорлары, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Очрашу барышында Равил Кузюров Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре турында, аның хәзерге торышы һәм республикада урман тармагын үстерү перспективалары турында сөйләде.

Михаил Малькевич Томск өлкәсендә Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып бару тәҗрибәсенең, Татарстан Республикасындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлегенең кызыклы булуы турында сөйләде, алга таба Томск урманчылары биредә ябык тамыр системасы белән үстерелгән үсентеләрне сатып алырга планлаштыра.

"Дөрес итеп урман алып бару эше Татарстанда гына сакланып калды, без сезгә шуңа күрә килдек тә инде. Урман торгызу эшенә хәзерге вакытта өлкәдә бик зур игътибар бирелә. Урман селекция-орлыкчылык үзәге белән үзара хезмәттәшлекнең безнең проблемаларны никадәр хәл итә алачагы кызык безгә", – дип билгеләде Михаил Малькевич.

Киңәшмәдә шулай ук урман тармагына яшь кадрларны җәлеп итү, "кәкре куллы" урман кисүчеләргә каршы көрәш, мәктәп урманчылыклары белән эшләү, шулай ук "Амкодор" урман техникасыннан файдалану кысаларында Беларусь Республикасы белән үазара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Өчкөнлек визит кысаларында Томск өлкәсе делегациясе Арча һәм Саба урман хуҗалыкларында булачак. Урманчыларны урман әзерләү предприятиеләренең эше белән таныштырачаклар, шулай ук Европадагы иң зур Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге буйлап экскурсия уздырылачак.   

Урманчылар делегациясе шулай ук бүген Министрлыктагы урман музеен да карады, биредә аларга урман тармагының торгызылу тарихы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International