Татарстанда быел орлыкларны автогидрокүтәртү машиналары ярдәмендә җыячаклар

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Быел Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында автогидрокүтәртү машиналары сатып алынды, алар орлык плантацияләрендә һәм плюс агачларыннан орлыклар әзерләү чорында күркә җыю өчен файдаланылачак. Әгәр элегрәк агачларның орлыкларын автомобиль кузовы өстенә яки трактор кузовы платформасына басып җыя торган булсалар, хәзер исә әлеге эш "ГАЗ" автомобиле базасындагы гидрокүтәртү машинасы ярдәмендә башкарылачак. Платформаны күтәртүнең максималь биеклеге 20 метр тәшкил итә. Ул яхшыртылган нәселдәнлек үзенчәлекләре булган орлыкларны күбрәк җыю мөмкинлеген бирә, шулай ук урман-орлык плантацияләрендә һәм даими урман-орлык кишәрлекләрендә тиешле тәрбия эшләрен уздырырга булыша. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында төп урман хасил итүче токымнарның орлыкларын җитештерә торган урман орлыкчылыгы объектлары 1336 гектар мәйданда урнашкан –  Арча, Яшел Үзән, Ары, Кайбыч, Кама, Кызыл-Йолдыз, Лаеш, Шәһәр яны һәм Саба урманчылыкларында. Хәзерге вакытта урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан ылыслы токым орлыклары 760 кг, яфраклылардан 213 кг җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International