Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Фәнни-техник советы утырышында алга таба эшләү өчен урман хуҗалыгын алып бару буенча фәнни эшләрнең темалары расланды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, урман фәне вәкилләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре һәм Министрлык аппараты вәкилләре катнашты. Утырышны тәмамлап, Р.Ә.Кузюров урман өлкәсендәге фәнни эшләнмәләрнең Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсен арттыруына һәм эш тармагына кертелүенә өмет белдерде.
Фәнни-техник совет утырышы кварталга бер мәртәбәдән артыграк булмаган ешлыкта уздырыла. Аның максаты – урман мөнәсәбәтләре, урманнан файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фәнни-техник эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү.