2018 елның 23 августында Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Эшлекле сәфәре кысаларында Президент "А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицей" МБМУ каршындагы мәйданчыкта урнашкан "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ күргәзмә экспозициясен карады, күргәзмә белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров таныштырды. Президентка Лубян көллиятенең казанышлары турында сөйләделәр. Студентлар "Ландшафт дизайны" компетенциясе буенча "World Skills"ның бакыр призерлары булып тора. Рөстәм Нургалиевичка шулай ук көллият тормышы турында сөйли торган мастер-класслар: гербарийлар кулланып дендрология дәресе, заманча геодезия җиһазлары белән эш итү, сабактан сәнгатьле эшләнмәләр әзерләү, агач буенча бизәкләп кисү, бүрәнәле кисентене яру технологияле күрсәтелде.
Бүгенге көндә Лубян урман-техника көллияте Татарстанда урман тармагы өчен квалификацияле һәм сорала торган белгечләрне әзерләп чыгаручы бердәнбер урта һөнәри белем бирү йорты булып тора.
Хәзерге вакытта көллияттә 2018 елгы кабул итү кампаниясе дәвам итә. Укыту эше дүрт юнәлеш буенча алып барыла: "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтерия исәбе", "Аучылык белеме һәм җәнлек үрчетү". 97 еллык тарихында Лубян урман хуҗалыгы техникумы урман хуҗалыгы өчен 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарды. Карап чыгуын төгәлләгәннән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрга уңышлар, ә көллияткә студентларны 100 процент дәрәҗәсендә туплауны теләде.