Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның Алабуга урманчылыгына эш сәфәре

2018 елның 24 августы, җомга

Равил Кузюров "Алабуга урманчылыгы" ДКУ һәм "Алабуга урман хуҗалыгы" ДБУ эшләр торышы белән танышты. Министр утырту материалы үстерү буенча урман питомнигын карады. Әлеге питомник Татарстандагы иң зурларының берсе булып санала, аның мәйданы 18 гектар тәшкил итә. Биредә урман хасил итүче төп токымнардан гайре Кырым нараты, япон спиреясе һәм магония кебек сирәк төрләр дә бар. Сәфәре барышында министр "Түбән Кама" милли паркы объектларын карады.

Объектларны караганнан соң Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, анда учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә һәм республиканың урман хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International