Татарстанда 2019 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эше башланды

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Республика урманчылары 2019 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшенә кереште. Яшел Үзән, Кайбыч, Кама, Кызыл Йолдыз, Мамадыш, Шәһәр яны, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре әлеге эшне беренчеләрдән булып уздыра башлады. Урман культуралары өчен урман кишәрлеген әзерләү алдагы барлык технологик операцияләрне сыйфатлы башкару өчен шартлар тудыру максатында гамәлгә ашырыла. 2018 елда 1495 гектарда туфрак әзерләү эшен башкару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International