Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе турында сөйләделәр

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясен уздыру" темасына брифинг узды, аның кысаларында быелның 8 аенда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Урманчыларның "Урман хезмәткәрләре көне" профессиональ бәйрәмен (16 сентябрьдә) билгеләгән көннәрдә Татарстанда "Урман атнасы-2018" республика табигать саклау акциясе старт ала, ул 8-14 сентябрьдә узачак. Алда торган атна эчендә урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне гамәлгә ашырачак. Барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла. "Урман атнасы-2018" кысаларында урман территорияләрен санитар-экологик чистарту эше уздырылачак. Имәнлек урамындагы урманда җыештыру эшләре 11 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә булачак. Теләге булган һәркем урманны тагын да чистарак итүгә үзеннән өлеш кертә ала.

"Бердәм урман утырту көне" акциясен уздыру 2018 елның 6 октябрендә планлаштырыла. Үзәк чара Татарстанның Питрәч районындагы Иске Шигали авылында узачак. 10 гектарлы территориядә ылыслы токымнардан 40 мең үсенте утырту планлаштырыла. Чарада 2000 кеше катнашыр дип көтелә. Һәркемнең бу чараларга килү һәм үз агачын утырту мөмкинлеге бар. Теләге булганнарга инвентарьлар һәм утырту материаллары биреләчәк. 6 октябрь көне барча республика буенча массакүләм агач утырту эше уздырылачак. Көзге акциядә Татарстан буенча 300 гектардан артык мәйданда 1,3 млн артык агач утырту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International