Равил Кузюров: Зур шәһәрләр тирәли "яшел пояслар" утырту эше башланды инде

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында ясаган чыгышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга Казан һәм башка зур шәһәрләр тирәли 2019-2020 елларга исәпләнгәнчә "яшел пояс" утырту турында сөйләде. "Әлеге урманнар буенча регламент эшләнәчәк, болар – яклаучы урманнар, алар урман инспекторлары сагында торачак", – дип ассызыклады Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International