“Яшел Үзән урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре “Урман атнасы-2018” кысаларында урман чистартты

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

“Урман атнасы-2018” табигать саклау акциясе кысаларында “Яшел Үзән урманчылыгы” ДКУ белгечләре “Маяк” ДАУ спорт комплексыннан ерак булмаган шәһәр яны зонасында урманны каты көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Биредәге урман утыртмалары Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең яратып ял итү урынына әверелгән. Урманчылар белән берлектә чарада спорт коплексы хезмәткәрләре, Карпов исемендәге лицей һәм 14 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары – барлыгы 64 кеше катнашты. Акция кысаларында 3,5 гектар мәйданда урман фонды территориясе тәртипкә китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International