Болгар һәм Кызыл Йолдыз урманчылыкларында "Агач ташучы машина" операциясе уздырылды

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Татарстан территориясендә урман законнары бозылуны чикләү максатында "Болгар урманчылыгы" ДКУ һәм "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында Болгар-Казан трассасындагы ЮПС мобиль постында һәм "Саескан тавы" постында агач һәм агач материалы ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды. Рейд барышында агач һәм агач кисү материалларын ташучы 6 транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тиешле законнардагы таләпләрне бозу очраклары ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International