"Урман атнасы-2018" кысаларында Баулы урманчылыгында балан һәм миләш орлыклары җыелды

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

"Баулы урманчылыгы" ДКУ һәм "Баулы урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре "Урман атнасы-2018" акциясенә теләктәшлек белдерде һәм 10 кг балан орлыгы белән 5 кг миләш орлыгын җыйды, әлеге орлыклар эшкәртүгә озатылачак, ә алга таба урман питомнигына чәчү һәм яклаучы утыртмалар булдыру максатында кулланылачак.

Акция кысаларында шулай ук урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бердәм дус коллектив белән өмәгә чыкты һәм автоюллар буйлап чүп җыйды, урман кашакларында урнаштырылган чатырлар территориясен тәртипкә китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International