Татарстан командасы Екатеринбургта узган “Урман кисүче-2018” алтынчы Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

2018 елның 21 сентябре, җомга

19-21 сентябрь көннәрендә Екатеринбургта “Урман кисүче-2018” алтынчы Россия чемпионаты булды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 24 команда катнашты. Барлыгы 72 агач аударучы көч сынашты. Чемпионат кысаларында урман әзерләүче машиналарның – харвесторларның һәм форвардерларның операторлары арасында да ярышлар булды. Агач аударучылар түбәндәге дисциплиналарда ярышты: агач аудару, чылбыр алмаштыру, төгәл кискәләү, катнаш кисем белән кискәләү, сабаклар кисү һәм командалы эстафета. Машина операторлары: агач аудару, кисүче аппаратның чылбырын алмаштыру, бүрәнә кискәләү. Татарстан Республикасыннан “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ һәм “Саба урман хуҗалыгы” ДБУ агач аударучылары катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы командасы команда зачетында дүртенче ел рәттән беренче урынны яулады. Руслан Николаев харвестер операторлары арасындагы абсолют беренчелектә 1 урынга лаек булды. Фидаил Адиев юниорлар арасында – 1 урын. Олег Алексеев “ботаклар кисү” дисциплинасында – 1 урын, “төгәл кискәләү” – 3 урын, абсолют беренчелектә – 4 урын. Николай Гришаков “агач аудару” дисциплинасында – 2 урын, абсолют беренчелектә – 5 урын. Александр Мортазин “катнаш кисем белән кискәләү” дисциплинасында – 3 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International