Татарстанда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә. Исегезгә төшерик, быел чемпионат 14 ноябрьдә старт алды. Ярышлар барлыгы 83 "Ворлдскиллс" комепетенциясе һәм 53 "Ворлдскиллс Юниорлары" компетенциясе буенча узачак, аларда 2000 артык конкурсант һәм эксперт катнашачак.
"Ландшафт дизайны" компетенциясе буенча Лубян урман техника көллиятеннән ике студент – Никита Капустин һәм Максим Подгорный катнаша. "Бүген чемпионатның өченче көне, һәркайсында 2шәр кешелек биш команда ярыша, – дип сөйләде көллиятнең административ-хуҗалык эше буенча директор урынбасары Наил Сираҗетдинов. – Нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак".