ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында һөнәри берлекнең «Дуслар даирәсендә яңгыравыклы җәй» шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында һөнәри берлекнең «Дуслар даирәсендә яңгыравыклы җәй» шигырь укучылар конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 2026 елның 15-31 маенда Министрлыкның беренчел һөнәри берлек оешмасы тарафыннан үткәрелде.

Иҗади бәйгедә Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре – һөнәри берлек әгъзаларының 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалары катнашты. Конкурска җәйге чор, каникул, балачак, тынычлык һәм дуслык темаларына шигырьләр, проза һәм әӘкият өзекләре укыла торган видеороликлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International