Бүген Министрлыкта башкарылган язгы урман культурасы эшләренә йомгак ясап, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, язгы урман культуралары сезоны кысаларында Татарстанда 1200 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган, 2500 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 19 гектарда урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылган.
«Киләсе җәйге чорда урманнарны табигый торгызу һәм урман культураларын агротехник карау эшләре планлаштырылган», – диде Илгизәр Зарипов. Ул чаралар сыйфатын үтәү һәм Министрлыкка оператив хисап тапшыруның мөһимлеге турында ассызыклады.
Утырыш барышында контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм пилотсыз авиация системаларын куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы мондый системалар авиапаркы 37 берәмлек тәшкил итә. Барлык техника дәүләт теркәвен узды һәм гамәлдәге законнар нигезендә Росавиациядә исәпкә куелган.
«Закон нигезендә, 2026 елның 1 мартыннан 250 г алып 30 кг кадәр авырлыктагы пилотсыз һава суднолары читтән торып идентификацияләү чаралары белән җиһазландырылырга тиеш, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – Моннан соң әлеге очкыч системалар үзенең очышы турындагы төп мәгълүматларны: теркәү номерын, агымдагы координаталарны, һава судносының биеклеген һәм категориясен үзәкләштерелгән системаларга трансляцияләргә тиеш».