ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсендә агач материалын законсыз әзерләүне, транспортлауны һәм эшкәртүне кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2018 елның 30 ноябре, җомга

Кичә, 29 ноябрьдә, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасында агач материалын законсыз әзерләүне, транспортлауны һәм эшкәртүне кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов, Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев, ЭЭМ ЮХИДИ территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында "Агач ташучы машина" оператив-профилактика чарасына йомгак ясалды. Әйтик, 2018 елда Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә 1.2 меңнән артык уртак рейд уздырылган, 350дән артык агач һәм агач кисү материалларын ташучы автомашина тикшерелгән. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28.1 статьясының 5 өлеше буенча урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документыннан башка агач материалын транспортлаган өчен административ хокук бозу турында 25 эш кузгатылган.

Агач материалының төп өлеше төнге чорда транспортлануын исәпкә алып, ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләренең һәм дәүләт урман инспекторларының уртак файдаланудагы юлларда рөхсәт документларын тикшергәндә эш тәртибе билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International