ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Алабуга урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре быелның ноябрендә 70 га артык мәйданда ликвид булмаган агач материалын җыештырган. ТР ДБУ "Алабуга урманчылыгы" җитәкче-урманчысы урынбасары Евгения Клеткина сөйләгәнчә, эшләр Тукай, Менделеевск һәм Алабуга муниципаль районнары урман фонды территориясендә уздырылган.
"Әлеге санитар-савыктыру чарасы киләсе янгын куркынычы янаган чорга әзерлек һәм урман корткычлары таралуын кисәтү максатларында уздырыла, - дип өстәде ул. - Эшләргә барлыгы 40 кеше җәлеп ителде".