Өйрәнү-сынау Саба урман хуҗалыгы лабораториясендә төп урман хасил итүче токымнарның кыйммәтле нөсхәләрен үстерү эшләре дәвам итә

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

ТР "Өйрәнү-сынау Саба урман хуҗалыгы" ДБУ микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә республика урманнарыннан сайлап алынган тиз үсүче, җимеш бирүче, авыруларга тотрыклы агач үсемлекләре формаларын арттыру эшләре дәвам итә. "Мондый тикшеренүләр урман утыртмаларының продуктивлылыгын арттыру максатларында уздырыла", - дип сөйләде лаборатория мөдире урынбасары Наил Ханов.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, "in vitro" шартларында үрчетү процессында һәр үсемлек өчен махсус туклану тирәлеге һәм гормональ состав сайлап алына. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә Татарстан территориясендә теге яки бу тереклек шартларына аеруча туры килә торган төрле агач клоннары сайлап алына. Мисал өчен, быел лабораториядә яфраклы токымнарның (сабаклы имән һәм иенке каен) кыйммәтле генотипларының in vitro клоннары коллекциясе булдырылган. 2019 елдан башлап 2021 елга кадәрге чорда ТР "Зәй урманчылыгы" ДКУ урман фондының сынау кишәрлекләренә лабораториядә үстерелгән усак утырту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International