ТР "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре ылыслы токым күркәләрен җыя

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

ТР "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Яшел Үзән урманчылыгы урман фонды территориясендә ылыслы токым күркәләрен җыя.

Урман хуҗалыгы директоры урынбасары Ангелина Брагина сөйләгәнчә, бүгенге көндә учреждениедә 338 кг орлык әзерләнгән, алардан ылыслы токымнар - 18 кг, яфраклы - 320 кг.

Татарстан Республикасы буенча, тулаем алганда, хәзерге вакытта 48,3 мең кг орлык әзерләнгән, алардан нарат - 493 кг, чыршы - 90 кг, карагай - 174 кг, имән - 45,7 мең кг, башка токымнар - 1,8 мең кг. Орлык әзерләүчеләр арасында Кайбыч, Тәтеш, Кәләй һәм Буа урман хуҗалыклары - алдынгылар рәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International