2018 елда республика волонтерлары “Урман утырту көне”, “Урман атнасы” һәм “Татарстанның чиста урманнары” акцияләрендә актив катнашты

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрьдә Россиядә ихтыяри зат (волонтер) көне билгеләп үтелде. Моннан тыш, 2018 ел ихтыярилык хәрәкәтенең хезмәтләрен тану һәм җәмгыять белән дәүләт тормышында аны алга таба үстерү хөрмәтенә Россия Президенты тарафыннан Ихтыяри зат елы итеп игълан ителде.

Волонтерлар җәмгыять файдасына тырыша, моның өчен алмашка берни дә таләп итмиләр һәм бу хәл аларның шәхси бәйрәмгә лаек булуына китергән сәбәпләрнең берсе. Ихтыяри затларның бөтендөнья декларациясендә волонтерлар үз вакытын, энергиясен һәм талантын, бүләкләүгә өмет итмичә, күмәк һәм хосусый акцияләргә багышларга хокуклы, диелә.

Ихтыяри зат елы кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Урман утырту көне” һәм “Урман атнасы” республика табигать саклау акцияләре уздырылды, аларда республикада яшәүче 50 меңнән артык кеше катнашты. Алар тырышлыгы белән 915 гектар мәйданда 3.8 млн данә утырту материалы утыртылды. Моннан тыш, 274 га мәйданда урман фонды көнкүреш калдыкларыннан чистартылды.

Табигать саклау буенча тагын бер – “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә 7 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәрләр һәм торак пунктлары тирәли, автомобиль юллары һәм федераль, төбәк әһәмиятендәге трассалар тирәли җыештыру эшләре уздырылды һәм 3.7 мең куб м күләмендә каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агач җыелды һәм чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International