ТР Түбән Кама муниципаль районында ылыслы агачларны законсыз кисүләргә каршы рейдлар башланды. "Яңа ел бәйрәмнәре якынлашканда гадәттәгечә без ылыслы яшь агачларны саклау эшен көчәйтәбез. Бездә, нигездә, урманга якын урнашкан территорияләрдә һәм урман биләмәсенең үзендә, Биклән кишәрлеге урманчылыгы районында Кораб агачлыгында кисәләр", - дип сөйләде ТР "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ Биклән кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Александр Пашин.
Татарстан Республикасында һәр җирдә быелның 20 декабрендә "Чыршы" оператив-профилактика ведомство чарасы старт алачак. Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга - 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.
Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә кирәк.