Министрлыкта Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисаплар кабул итү эше башланды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисаплар кабул итү эше башланды.

Исегезгә төшерәбез, РФ Урман кодексының 26 статьясы нигезендә урман кишәрлекләре арендага яки даими (вакыты чикләнмичә) файдалануга тапшырылган затларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына урман декларациясен тапшырырга кирәк. Урман декларациясе урманнардан аларны үзләштерү проекты нигезендә файдалану турында гариза булып тора. Документ ел саен урманнардан файдалануның күздә тотылган срогы башланырга кимендә 10 көн алдан тапшырыла. Урман декларациясенең гамәлдә булу срогы - урманнардан файдалануның күздә тотылган срогы башлану датасына кадәр 12 айдан артык түгел. Билгеләнгән тәртиптә тапшырылмаган урман декларациясеннән башка урман кишәрлегеннән файдалану административ хокук бозу булып тора.

Урман декларациясенең формасы, шулай ук аны тутыру һәм тапшыру тәртибе, форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2015 елның 16 гыйнварындагы 17 номерлы боерыгы белән расланган.

Моннан тыш, РФ Урман кодексының 49, 60, 60.11 һәм 66 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына хисапларның түбәндәге төрләре тапшырыла:

- урманнардан файдалану турында хисап (алынган урман ресурслары күләме, аларның товар структурасы турында мәгълүмат, башка мәгълүмат),

- урманнарны янгыннардан саклау турында хисап,

- урманнарны яклау турында хисап,

- урманнарны торгызу һәм урман үрчетү турында хисап.

Урманнардан файдалану турында хисап урманнардан файдаланучы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан ай саен, хисап аеннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла (урманнардан агач материалы әзерләү максатларында файдаланганда, шулай ук урманнардан урман утыртмаларын кисү гамәлгә ашырылган бүтән максатларда файдаланганда). Урманнардан файдаланганда урман утыртмаларын кисү гамәлгә ашырылмаса, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнардан файдалану турында хисап формасы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 21 августындагы 451 номерлы боерыгы белән билгеләнгән.

Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап Россия Федерациясе Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны саклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында хисап кварталында урманнарны саклау буенча чаралар каралмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнарны яклау турында хисап Россия Федерациясе Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны яклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында хисап кварталында урманнарны яклау буенча чаралар каралмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап һәм урманнарны яклау турында хисап формасы, шулай ук аларны тапшыру тәртипләре Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 9 мартындагы 78 номерлы боерыгында билгеләнгән.

Урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү турында хисап урманнарны яңадан торгызуны һәм урман үрчетүне гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында ел дәвамында урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү буенча чаралар каралмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү турында хисап формасы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 21 августындагы 452 номерлы боерыгы белән билгеләнгән.

Билгеләп үтик, хисапларның һәм урман декларациясенең формалары Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/uvazhaemie-lesopolzovateli-arendatori-lesnih.htm. Өстәмә мәгълүматларны түбәндәге телефон аша алырга мөмкин: 8 (843) 221-37-26.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International