Узган атна азагында Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында Ачык ишекләр көне узды.
Очрашуны факультет деканы Людмила Пухачева ачып җибәрде. Ул Казан ДАУ тарихы һәм урман хуҗалыгы һәм экология факультетындагы әзерлек юнәлешләре турында сөйләде.
“Хәзерге вакытта “Урманчылык һәм урман культуралары” һәм “Таксация һәм урман тармагы икътисады” кафедрлары бар, - дип билгеләде Людмила Пухачева. – Инженерларны әзерләүне югары квалификацияле укытучылар коллективы, шулай ук урман хуҗалыгында эшләүдә зур тәҗрибәгә ия булган хезмәткәрләр алып бара”.
Чара барышында кафедра мөдирләре Надежда Ятманова һәм Айрат Сабиров чыгыш ясады. Алар катнашучыларны өйрәтелә торган дисциплиналар исемлеге белән таныштырды һәм чыгарылыш укучыларын урман хуҗалыгы һәм экология факультетына эшкә урнаштыру мөмкинлекләренә җентекләбрәк тукталды.
Очрашу азагында факультет хезмәткәрләре абитуриентларның сорауларына җавап бирде, асылда 2019 елда югары уку йортына кабул итү шартлары, стипендияләр һәм тулай торакларда яшәү шартлары турында сөйләде.