Бүген ведомствода ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Иҗтимагый совет рәисе Евгений Гуськов, Министрлык хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Утырышта доклад белән дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Мирсияпов чыгыш ясады.
Нияз Таҗмиев дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды. Ул хәзерге вакытта дәүләт урман инспекторлары санының 646 кеше булуын белдерде. Узган биш елда (2013-2017 еллар) алар урман мөнәсәбәтләренә карата 3,4 мең закон бозу фактын ачыклаган, урманнарга китерелгән гомуми зыян 44,4 миллион сум тәшкил иткән.
"Аеруча еш ачыклана торган закон бозу - урман утыртмаларын законсыз кисү", - дип белдерде Нияз Таҗмиев.
Докладчы шулай ук дәүләт урман инспекторлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү аспектларына игътибар итте.
Наил Мирсияпов утырышта катнашучыларны урманнарны янгыннардан яклау буенча уздырыла торган чаралар һәм аларны корткычлардан һәм авырулардан яклау белән танышырды.
Аның сүзләренчә, Татарстанда янгын куркынычы сезоны, уртача алганда, 184 көн дәвам итә. Урман янгыннары формированиеләре саны 343 кеше тәшкил итә, 150 күчмә янгын сүндерү төркеме бар, шулай ук урманнарга һавадан патрульлек итәләр.
"Урман янгыннарын кисәтүдә халык арасында янгынга каршы пропаганда, мәктәп укучылары, туристлар һәм ял итүчеләр арасында тәрбия һәм аңлату эшләре, аншлаглар эшләү һәм урнаштыру, махсус белешмәлекләр һәм листовкалар тарату, массакүләм мәгълүмат чараларында язмалар бастыру зур роль уный", - дип ассызыклады Наил Мирсияпов.
Урманнарны яклау максатларында урман патологиясен тикшерү буенча эшләр, санитар-савыктыру чаралары һ.б.лар үткәрелә.
Утырыш тәмамланганда урман фондын саклау һәм арттыру мөмкинлекләре, урман ресурсларыннан рациональ файдалануны тәэмин итү турында фикер алышынды.