Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында "Чыршы" оператив-кисәтү чарасы мәсьәләләре һәм 2018 елда урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары эше нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Киңәшмәдә министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың урманчылык җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Әмир Бәдертдинов 2018 елның 20-31 декабрь көннәрендә "Чыршы" ведомствоара оператив-кисәтү чарасын үткәрү мәсьәләләренә тукталды. "Әлеге операция кысаларында ылыслы утыртмалар күпчелекне тәшкил иткән урман хуҗалыкларында системалы патрульлек гамәлгә ашырылырга тиеш. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларында аңлату эшләре турында да онытырга ярамый", - дип билгеләп үтте докладчы.
Әмир Бәдертдинов шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын урман законнарын бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү мәсьәләләренә юнәлтте. Аның сүзләренчә, урман законнарын бозу фактларын ачыклау буенча эш Шәһәр яны, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Яшел Үзән һәм Әлмәт урманчылыкларында югары дәрәҗәдә алып барыла.
Министр урынбасары Рәис Гомәров катнашучыларны агымдагы елда Татарстан урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эше нәтиҗәләре белән таныштырды. "Урман законнарын бозган өчен штрафлар түләү һәм зыянны каплау мәсьәләләрен тикшереп тору зарур", - дип ассызыклады министр урынбасары.
Киңәшмә нәтиҗәләрен ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгарды. "Һәр мәсьәләне шәхсән контрольдә тотыгыз. Тәртип булырга тиеш, - диде ул урманчы-җитәкчеләргә һәм урман хуҗалыклары директорларына мөрәҗәгать итеп. - "Чыршы" операциясе кысаларында сездән аеруча кырыс булуыгызны сорыйм, без ылыслы яшь агачларны законсыз кисү очракларына юл куя алмыйбыз".