ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Чыршы" операциясен уздырырга әзер

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактика чарасын уздырырга әзер.

"Урманчылык һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ территориаль бүлекләре хезмәткәрләреннән дүрт мобиль патруль төркеме оештырылды. Барлыгы 16 кеше җәлеп ителәчәк", - дип сөйләде ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев.  

Исегезгә төшерик, иртәгә, 20 декабрь көнне, Татарстан Республикасында һәр кайда "Чыршы" операциясе старт алачак. Агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International