Бүген Министрлыкта FSC системасы буенча урман сертификациясенә контроль аудит йомгаклары буенча тәмамлау җыелышы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары – Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре, “Урман сертификациясе” ҖЧҖ белгечләре – Роман Домбровский һәм Николай Сташкевич катнашты.
Җыелыш барышында анда катнашучылар Министрлыкның һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләренең эшчәнлеге FSC стандартына туры килүенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләште.
Билгеләп үтик, урман белән идарә итүне ирекле сертификацияләү халыкара стандартлар нигезендә урманнарга идарә итүнең тотрыклылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта урман хуҗалыкларын халыкара сертификатлауның ике төре бар: PEFC һәм FSC.