Шәхси ихтыяҗлар өчен коры-сары әзерләргә рөхсәт бирүче закон проекты кабул ителде

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Бүген парламент утырышлары залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш кырык дүртенче утырышы булды. Көн тәртибенә барлыгы 22 мәсьәлә чыгарылган иде, шул исәптән 10 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты.

Депутатлар асылда “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” ТР законына төзәтмәләр таблицасын карады һәм аңа үзгәрешләр кертү турында республика закон проектын кабул итте, шул исәптән шәхси ихтыяҗлар өчен коры-сары җыю хокукын билгеләү турында.

Закон проекты белән – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ә төзәтмәләр таблицасы белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин таныштырды.

Әйтик, “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” законга коры-сары әзерләү турында пункт өстәү тәкъдим ителә. Яңа норма буенча коры-сары әзерләү җир өслегендә диләнке эшләрен уздыру урыннарында кисүдән калмаган һәм зарарлы организмнар зыян салу, җил, кар аудару нәтиҗәсендә табигый һәлак булган агач кәүсәләрен яки аларның өлешләрен җыю юлы белән ел дәвамында гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш, коры-сары әзерләү урман утыртмаларын кисмичә, фәкать кул көче белән файдаланганда кулланыла торган коралларны, кирәк-яракларны һәм механизмнарны кулланып кына, кул белән җыю ысулы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Депутатлар документны икенче һәм өченче укылышларда хуплады.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International