Бүген Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе башланды. "Көчәйтелгән эш режимына күчәбез. Урманчылыклар һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ территориаль бүлекләре хезмәткәрләреннән 150 якын мобиль патруль төркеме оештырылды. Аларның барысы да транспорт һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителде, - дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев. - Аларның бурычы ылыслы утыртмалар өстенлек итүче урман кишәрлекләрен көн саен тикшереп торудан гыйбарәт. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк".
Белгеч сүзләренчә, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.
2017 елда 136 мобиль патруль төркеме оештырылган иде, 587 рейд тикшерүе уздырылды, бу вакытта чыршыны законсыз кисүнең 24 факты ачыкланды, табигатькә китерелгән зыян күләме 56 мең сум тәшкил итте. Административ хокук бозу турында 21 эш кузгатылды, 3 эш буенча гаепле затлар җинаять җаваплылыгына тартылды.
Исегезгә төшерик, урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.