Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә

2018 елның 21 декабре, җомга

Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе уздырыла. Әгерҗе муниципаль районында ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итә.

"Урман кишәрлекләрен урманчылык һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ территориаль бүлеге хезмәткәрләреннән 4 мобиль төркем тикшереп тота, барлыгы 19 кеше җәлеп ителде. 555 чакрым озынлыгында 7 патруль маршруты билгеләнде, - дип сөйләде ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Владимир Ишморатов. - Әгерҗе шәһәре янәшәсендәге территориягә махсус игътибар бирелә, шулай ук юл буендагы урман полосалары да контрольдә. аларда 1.5-2 метр биеклегендәге чыршылар үсә".

Тулаем алганда Татарстан Республикасы буенча "Чыршы" операциясе кысаларында 150 тирәсе патруль төркеме оештырылган. Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.

Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International