ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре "Мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге эчтәлеген яңарту" төбәкара конференциясендә катнашты

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

21 декабрь көнне Йошкар-Ола шәһәрендә  "Мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге эчтәлеген яңарту" төбәкара конференциясе узды. Чараны Мари Иле Республикасының Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы, "Балалар экология-биология үзәге" ББИ ДБМУ һәм "Урман сагы" АКО оештырды.

Конференция эшендә Мари Иленнән, Татарстаннан, Чуашстаннан, Киров һәм Нижегородск өлкәләреннән дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, урманчылыкларның белгечләре, укытучылар катнашты.

Форум кысаларында мәктәп урманчылыклары өчен хәзерге белем бирү программаларын эшләү, мондый берләшмәләр эшчәнлеген оештыруда катнашучы белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен арттыру, балалар өчен аларның мотивациясен арттыруга, сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә һ.б. юнәлдерелгән чаралар уздыру мәсьәләләре турында сүз барды.

Конференциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Әнәс Сөнгатуллин доклад белән чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларны Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүнең төп юнәлешләре белән таныштырды. Әнәс Сөнгатуллин сөйләгәнчә, хәзерге вакытта республикада мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар саны 1200 кешедән артык. Укучыларның уртача яше - 14. План буенча 2018 елда мәктәп урманчылыкларында катнашучылар "Кошлар көне", "Урман утырту көне", "Урманны янгыннан сакла" акцияләрен, мәктәп кишәрлекләрендә агачларны дөрес утырту буенча мастер-класслар һ.б. уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International