Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында ТР "Әлки урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ урман инспекторлары республиканың урман фонды территориясендә чыршы кискән гражданнарны урында тоткарлады. "Ылыслы яшь агачларны законсыз кисүнең ике факты ачыкланды. Гражданнарга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды, - дип сөйләде ТР "Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин. - Беренче очракта табигатькә китерелгән зыян 2106 сум, икенчесендә 1898 сум тәшкил итте".
Саба муниципаль районында урман фондына китерелгән зыян 2127 сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.
Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.