Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә

2018 елның 28 декабре, җомга

Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ дәүләт урман инспекторлары ТР буенча ЭЭМ территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ТР Менделеевск һәм Тукай муниципаль районнары территорияләрендә чыршы кискән өч гражданинны тоткарлады. "Менделеевск районында хокук бозучылар Чебенле һәм Татар Әхтиялы авыллары янәшәсендә тотылды. Алар 2 метр биеклегендәге чыршыларны кискәннәр. Тукай районында - Калинино авылы янәшәсендә, 1,5 метр биеклегендәге чыршы, - дип сөйләде ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев. - Гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды. Урман фондына китерелгән гомуми зыян күләме 9,2 мең сум күләмендә бәяләнә."

"Чыршы" операциясе 2018 елның 31 декабрендә тәмамлана. Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International