Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре, Татарстан Республикасы урман тармагы ветераннары!
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлыйм!
Узып баручы ел уңышлы булды, без куелган барлык бурычларны үтәдек.Дәүләт йөкләмәсе нигезендә 2379 гектар мәйданда урман торгызу эшләре уздырылды, 2470 гектарда яклагыч урман утыртмаларына нигез салынды. Белгечләрнең тырыш хезмәте аркасында 48 тонна төп урман хасил итүче токым орлыклары әзерләнде, 30,3 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелде, шул исәптән 12 млн данәсе – ябык тамыр системасы белән. 49 мең гектарда урман патологиясе буенча тикшерүләр уздырылды, 7 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру эшләре гамәлгә ашырылды, 20,5 мең гектарда урманнарны тәрбияви һәм санитар кисүләр башкарылды. Шул рәвешле, безгә зыян салынган һәм һәлак булган утыртмаларның мәйданнарын 9,5 мең гектарга киметү мөмкин булды.
Урман – ул Ватаныбызның табигать байлыгы, әйләнә-тирә мохит торышына йогынты ясаучы әһәмиятле фактор.Урман торгызу һәм урман үрчетү буенча уздырыла торган эшләр уңай нәтиҗә бирә, ләкин аны бәяләү өчен еллар кирәк. Тармакны алга таба үстерүне без урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча системалы эш, инновацияле технологияләрне кертү, яңа кадрлар җәлеп итү һәм урман хуҗалыгы белгечләренең хезмәт шартларын яхшырту аша күрәбез. Киләсе чорга булган өстенлекле максатлар һәм бурычлар яңа эшләнгән “2019-2028 еллар чорына Татарстан Республикасы Урман планы”нда билгеләнде.
Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелдән намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. 2019 ел һәркайсыгызга илһам, яңа очрашулар һәм истәлекле хатирәләр бүләк итсен!
Ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм алга таба профессиональ уңышлар телим сезгә!
Р.Ә.Кузюров,
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры.