Татарстан Республикасында “Чыршы” ведомствоара оператив-профилактика чарасына йомгак ясалды. Операция кысаларында 139 мобиль патруль төркеме оештырылды, 346 кеше – 266 дәүләт урман инспекторы һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләреннән 80 хезмәткәр җәлеп ителде.
Патруль барышында ылыслы агачларны законсыз кисүнең 17 факты ачыкланды, шул исәптән ТР “Саба урманчылыгы” ДКУ, ТР “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ хемәткәрләре тарафыннан – 4 хокук бозу очрагы, ТР “Алабуга урманчылыгы” ДКУ – 3, ТР “Мамадыш урманчылыгы” ДКУ, ТР “Әлки урманчылыгы” ДКУ – 2 шәр очрак, ТР “Лениногорск урманчылыгы” ДКУ һәм ТР “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан 1 әр очрак ачыкланды. Урман законнары бозылуның барлык очраклары буенча гаепле затларга карата административ хокук бозу эшләре кузгатылды. Урман фондына китерелгән гомуми зыян күләме 28,5 мең сум тәшкил итте.